Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

subrA - Бәләкәйдән | Текст песни

Бәләкәйдән, минем теләгем
Синең белән дөньяның кирәген
Бирергә, егетләр менә! Дип һәркем
Әйтсен, тик мин бит белмәдем...

Мин бит белмәдем ничек барсы килеп чыгачак
Кичә генә иде бит безнең тиле балачак
Кайчак сагынам тик инде кире кайтмам
Укуга атламам мәктәп басмаларыннан,
Караңгы тыкырык кырыннан утмәсмен куркып
Жәлил дип дөньяны яңгыратып
Чакырмас инде бәләкәй Динар футболга
Элеккечә кайтмас инде хәзер дуслар авылга
Элеккечә беләм булмас инде бернәрсә дә
Кайта алмассың бик нык кайтасың килсә дә
Тик исемдә генә калыр һәр кеше
Һәр кешенең гомеремдә үз өлеше
Мин сөйгәнем икенченең тормыш иптәше
Мине сөйгәне өченченең кәләше
Сөйгәнемне әйтмәдем, сөйгәнне сөймәдем
Үткәнем үкендерә, чөнки үзем әлегә
Исемдә, дустым мәхәббәтен сөергә
Вакыт таба алмый иде хыялга ирешергә
Бирде әһәмият тик сүнмәде мәхәббәт
Булма хыялый дисәм әйтер иде рәхмәт
Тик мин әйтмәдем, мин бит чөнки белмәдем
Татысы килә иде бәләкәйдән дөнья тәмен
Тик белмәдем рәтен, яшәу үзе маҗара
Яле тирә ягыңа күзеңне ачып кара

subrA еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-