Ай утә ел утә ай әйләнә көн үтә
Апай буйга инде мине тиздән куып җитә
Узып китә тик менә булсын акыллырак
Аннан читтә калсын мин кергән пычрак
Күңелем тынычырак ул булганда янымда
Тик ниядер шөлләү ай тулганда канымда
Башымда минем бер уй булмамын ялгыз ай
Тик Ходаем зинхар бәхетле булсын апай
Апай кара әле мин әле генә бәләкәй идем
Күптән түгел Карт Әтәйне кар тәтәе мин дидем
Инде үсеп җиттем менә - тик бар бер үкенеч:
Карт Әтәйгә әйтеп булмас, шул барыбер үтенеч
Булып калыр мәңгегә кечкенә күңелемдә
Хисләремнең шикләнмим хичкенә күләмендә
Кемдер яши үткән тормышына тилмереп
Ә без мизгелнең яшик - башына менеп
Гомер шулай үтә мине көтә хәрби хезмәт
Сау-сәламәт кенә булсын безнең дәүләт
Бер ел, бер ай, бер көн, бер мизгел
Бар нәрсәдә килми шул тиз генә гел
Тиз генә үтеп китә вакытка ни җитә
Беренче көнне соңгысын уйларга иртә
Башымда шигърият күңелдә Шәүкәт абый
Ун өч ел үтсә дә мин әле дә фәкат сабый
“Сабантуй” Йолдызына җибәрәм кайнар сәлам
Бәләкәй Әпүш кулына тотты каләм
Кәгазьдә әллә ләм, әллә үсәр чәчәк
Нәрсә буласын әлбәттә күрсәтер киләчәк
Кемдер алдый әйтә: “Иң дөресе минеке”
Әйе, капчыктагы бүре башы инде унике
Иң мөхиме синеке, тик әйдә исеңдә тот
Иң дөрес киңәш булыр әти-әнинеке
subrA еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1