Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

subrA - Кафиягә шәһвәт | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

subrA!
Әйт әле кем син: рэпер инде әллә чичән
Әллә ничә кичә үтте шушы сүзләр белән
Кулда каләм, алда галәм, инде кемгәдер кирәк бичә
Булсын әйдә тик мин әлегә, үз гомремне үзем кичәм
Кичә түгел, түгел бүген, күптән инде әйттем: сүзем
Әйтелгән икән җитсен җиренә, Җәлил исеменә
Син тап төшермә исем җисеменә булсын тугры
Рәхмәт әтиемә рәхмәт әниемә тик мин мырлый торган угыл идем (идем)
Тик ни дидем бер вакыт: мин һәрвакыт булыйм сабыр
“Ата юлы балага такыр”, атам: “Хыялың улым бакыр”
Дисәдә, салкын җилләр иссәдә,
Каһәр каты мөнәсәбәт, көненә сәбәп күпме таба
Талашуга, карале шуңа, безнең бердәм аралышуга,
Шуңа күрә карале “Түрә” зурлар белән сөйләшәләр ая-гүүүрә
Күрәм тик: яшьли булсаң төнге күбәләк
Еллар үткәч эшли алырсың: картайган бүгенге күтләк

Белмисең әллә, теләмисең әллә, картайгач сәгадәт ул нинди гадәт
Син укыган бөтен әдәбият сыра исеменә генә бирә әһәмият
Кайда ул анда китап ачып карау, синең башыңда бар бер ничә сорау:
Кемне? Кайда? Күпме тора? Кем? Нигә? Кемне кыра?
Чит илдәгечә бездә’ кичә булсын әйдә һәм чибәр бичә
Килсен әйдә, биесен әйдә, яшь чагында биесен әйдә
Бәйдә түгел бу “гөл” тик уйласын иде ул гел
Мизгел ләззәт яки мәңге җәннәт, үзең сайлый бел

Тыныч-лан, инде керә ахшам
Иртәнгесе әлегә тиклем әле дә укылмаган
Каган булсаң да торырга кирәк таңнан
Тик килә йокы әллә котырта шайтан
Бер айдан күберәк инде йокыдан
Уянам, шул вакыт апай кайта укудан
Уку бирә: өй эшэ, тик бирәме соң белем?
Надан укытучыдан белеме – бер телем

Белмисең әллә, теләмисең әллә, картайгач сәгадәт ул нинди гадәт
Син укыган бөтен әдәбият сыра исеменә генә бирә әһәмият
Кайда ул анда китап ачып карау, синең башыңда бар бер ничә сорау:
Кемне? Кайда? Күпме тора? Кем? Нигә? Кемне кыра?
Чит илдәгечә бездә’ кичә булсын әйдә һәм чибәр бичә
Килсен әйдә, биесен әйдә, яшь чагында биесен әйдә
Бәйдә түгел бу “гөл” тик уйласын иде ул гел
Мизгел ләззәт яки мәңге җәннәт, үзең сайлый бел

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-