Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

subrA - Мөкаддимә | Текст песни

Күпме башласаң да Җәлил син яңа бит
Барыбер бара бит бер генә бит
Бер генә гомер күпме сөйләсәң дә тәк сүз
Исеңдә тот бер генә ләүхелмәхфүз
Бер генә махсус урының дөньяда бар
Кем булып ничек китәсең вакыт гүя кар
Гүя шүрәле әллә инде алмачуар
Әллә түрә, әллә кол, әллә төш, әллә чумар
Кем булып нәрсә ашансын белә инде китап
Тик ничек? Шуны уйлап төшермә телеңә син тап
Үзеңне табып булмый, ә эшләргә кирәк
Монсы булсын сиңа дип килә кеше сирәк
Күберәк үзләренең бар ниндидер йомыш
Һәр кешедән сорый бит нәрсәдер тормыш
Нәрсә сораса да син дөньяда бер генә
Үзеңне тыңла кирәкми меңләгән данә

Күпме башласаң да дустым син яңа бит
Барыбер бара бит бер генә бит
Бер генә гомер күпме сөйләсәң дә тәк сүз
Исеңдә тот бер генә ләүхелмәхфүз...
Күпме башласаң да дустым син яңа бит
Барыбер бара бит бер генә бит
Бер генә гомер күпме сөйләсәң дә тәк сүз
Исеңдә тот бер генә ләүхелмәхфүз...


subrA еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-