Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

subrA - Сәлам, сәлам! | Текст песни

Мөхтәрәм тамашачылар, subrA әфәнде сезнең колакларыгызда уйный

Сәлам, сәлам дуслар, сәлам, сәлам барыгызга
Сез минем өйдә барыгыз да кунаклар
Олылар һәм балалар, авыллар һәм калалар
Сәлам, сәлам барыгызга, сәлам, сәлам дуслар!
Ни эшлим мин монда, ни эшлисез сез
Авылдашлар бакчада үкерә үгезегез
Ә үзегез кайда? Миндә кунакта әллә?
Бәйрәм ит әйдә, куак төбендә бәлә
Көтеп тормый бер дә, сәгать уникедә
Кайталмассың син өйгә, шушы көйне көйлә.
Әйдәгез әле бергәләп әйтик әле шелтәләп:
Почмакта утырма, кулыңны күтәрергә сәләт
Синдә дә бар дустым, син минем белән бергә
Хәрәкәттә бәрәкәт, сиңа бирмим черергә
Бетергә утырып, әйдә авызыңны тутырып
Бергәләп акырыйк тамакны кырып.

Кайда булса да синең туган ягың
Файда булсын кайда басса да аягың
Калсын таягың, алда сүз байрагың
Сайра гына – куандыр безне тагын!
Кайда булса да синең туган ягың
Файда булсын кайда басса да аягың
Калсын таягың, алда сүз байрагың
Сайра гына – куандыр безне тагын!

Дустым әйтчәле синең хәлләрең ничек?
Ничек булса да минем гел ачык ишек
Исеңдә тот син минем тел кайчак чишек
Ләкин синең дә кайчак “кабчыгың” тишек
Бу бәлә түгел, бәлә түгел әлбәттә
Син минем белән бергә бул – бу сәгатьтә
Лөгатькә сыймаган нәрсәләр эшлик:
Кеше гомерен үткәрсә, без аны тешлик.
Дустым уздырмыйк вакытны заяга
Бу елларны калдыра алмассың маяга
Коега төшеп таба алмассың яңа ил
Шушы мизгелдә менә бөтен дөнья камил
Афәрин барыгызга, барыгызга рәхмәт
Барыбыз яшик исән-сау, мул, сәламәт
Азан вә камәт, намазны исеңдә тот
Килеп утыр кунакка булса да урамда болыт!

Кайда булса да синең туган ягың
Файда булсын кайда басса да аягың
Калсын таягың, алда сүз байрагың
Сайра гына – куандыр безне тагын!
Кайда булса да синең туган ягың
Файда булсын кайда басса да аягың
Калсын таягың, алда сүз байрагың
Сайра гына – куандыр безне тагын!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-