Доньяда бар, төрле кешеләр
Күбесе күзгә карап дус дип әйтерләр
Тик булса берәр бәлә, кирәк булса берәр ярдәм
Кем сиңа әйтер: дустым әйдә ярдәм итәм
Шул вакыт ачыклана инде сүзләр бәясе
Шул вакыт килә кабахәт белән әйтәсе
Тик әйтәм рәхмәт, дустым бәхетле бул
Күз алдыңа китер һәм шул хәтле мул
Булсын тормышың, гел күр син рәхәт
Кәмаләт эшең булып кырыйдан үтсен зәхмәт
Сый барыгызга да тик кем хөрмәткә лаек
Һәрберебез үзебез күңлебезгә караек
Ә мин гел тырыштым кешегә күрсәтергә ярдәм
Бер ни дә сорамадым тик кемгә әйтергә: сәлам,
Гафу ит уятсам, хәлләрең ничек соң?
Тик инде бит соң, дустым ярый йокласын
Килеп утырсын аңа дигән миндә гел була сусын
Киләчәктә улым аныкына ярдәм кулы сузсын
Киләчәктә өй түренә аның улы узсын
Дустым, амин шулай булсын!
Тик нәрсә хәзер, кем нәрсәгә әзер
Бүген тыйнак, ә бәлки булырсың иртәгә тәкәббер
Тәккә бер дә әйтмиләр: «Ике бүре – тәкә бер,
Кешене генә тукландырыр тик кабер»
Һәр кеше гомерендә эшли төрле хата
Ялгыш эшләнгән адым күңелне җәберли, вата
Түләргә кирәк үзеңә, тугры булып сүзеңә
Барсы да яхшылыкка – түз генә!
Без барыбыз бөек, кемдер тора бара – көек
Каурыйлар яна һәм ел саен сынау белән
Авырая йөк, язмыш боерса әгәр – әйлән!
Җәлил аңа елмаеп әйтер – бәйлән!
Нәрсә генә булмасын күңелнең көрлеген
Югалтмасам иде һәм Ходайның берлеген
Истә тотып кылынсын иде һәр гамәл
Дуамал булмасын иде һәр җитәр мәл!
Эшләнгәне эшләнгән, шулай кирәк булган димәк
Җиңергә минем исәп! Шуннан чыга калган теләк
Саф уйлар булса кырыйда калыр һәлакәт
Тырышсак Инша Аллах булыр бәрәкәт!
subrA еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1