Артта кала, еллар калсын әйдә.
Бүген җаным сиңа илле биш!
Кылган эшең,яшәешең өчен,
Тормыш куя сиңа ике биш!
Ике бишең әле күптә түгел,
Яшәргә дә әле яшәргә!
Синдә булган акыл һәм белем,
Үрнәк булыр өчен яшләргә.
Ике бишең инде әздә түгел,
Туры карап дөнья йөзенә.
Бу дөньяның иң күркәм якларын
Җыя алдың җаным үзеңә!
Дөнья матур, җаным дөнья гүзәл,
Синдәй якыннарым булганга,
Яши белдең терәк булып безгә,
Туган итеп карап туганга.
Алда көткән тормыш юлларыңда,
Сиңа бәхет кенә булсын ич!
Озын гөмер, телим сиңа җаным,
Тагын бер кат тулсын илле биш!
Ике бишең әле күптә түгел,
Яшәргә дә әле яшәргә!
Синдә булган акыл һәм белем,
Үрнәк булыр өчен яшләргә.
tatcards.ru еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2