Татар идек, әле кайчан гына,
Богауларны өзеп атарлык...
Инде кесәләрең капша да, әйт –
Татарлыгың кая, татарым?
Кайсы якка күчте кыйблаң синең...
Кай дәфтәрдә дала әсәре?
Болыт артындагы саргайган тап
Кояшыңмы, башка нәрсәме?
Горурлыгың кая, кая даның –
Нәрсә кими бездә көннән-көн?
“Я – татарин!” – дигән ишеләрдән
Кимсенмисеңме син, милләтем?..
Кол Шәрифтән тирә-юньгә багып,
Көчкә-көчкә сулап таш ара,
Ямансулый, әле кайчан гына
Татарныкы булган башкала...
Татар идек... “Без бит татар!” – дидек...
Бөек татар, дидек, билгеле...
Инде кесәләрең капша да, әйт –
Кояш батып килә түгелме?
Нишләдек һәм нәрсә булды безгә? –
Барыбыз да мескен, сынганнар...
...Юк, без күптән татар түгел инде,
Без нибары... татарсыманнар...
@w Рүзәл Мөхәммәтшин еще тексты
Другие названия этого текста
- Рүзәл Мөхәммәтшин - Татар идек... (0)
- @w Рүзәл Мөхәммәтшин - Татар идек... (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1