Әниемнең туган көне җитә
Зәгафүрән Мөхәммәтнур көе һәм сүзләре
Әнием,туган көнең җитә,
Кайтырмын яннарыңа.
Йөрәк серләрен сөйләрмен,
Баш куеп алларыңа.
"Балаларым,бәгырьләрем!" -
Дидең гомерең буена.
Тол калып үстердең безне,
Җыйнап җылы куйныңа.
Үзең.әнием,кайгыларны
Күп күрдең,күп кичердең.
Күп авырлыклар күрсәң дә,
Безне назлап үстердең.
Әнием,туган көнең җитә,
Кайтырмын яннарыңа.
Йөрәк серләрен сөйләрмен,
Баш куеп алларыңа.
Zagafuran еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1