Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Zagafuran - Tyi giri | Текст песни

Туй җыры
Зәгафүрән Мөхәммәтнур көе һәм сүзләре

Батыр егет матур кызга
Гашыйк булып өйләнә.
Тормыш шулай дәвам итә,
Тормыш шулай көйләнә.

Кушымта:
Бүген бәйрәм - сезнең туй көнегез!
Пар аккошлар кебек икегез.
Бүген бәйрәм - сезнең туй көнегез!
Пар аккошлар кебек икегез.
Яшәгезче бергә гел аңлашып,
Сандугачлар кебек сайрашып.
Яшәгезче бергә гел аңлашып,
Сандугачлар кебек сайрашып.

Нурлы йөзләрегез балкый
Мәхәббәт ялкынында.
Сөю җимешләрен язсын
Алырга кулыгызга.

Кушымта.

Җил-яңгырлар тидермәгез,
Мәхәббәтне саклагыз.
Сынауларга бирешмәгез,
Мәхәббәтне саклагыз.

Кушымта.

Zagafuran еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-