Исеңдәме, карурманга кереп,
Абага чәчәге эзләдек.
Таптык аны, серле ул чәчәкне,
Тик калдырып киттек,өзмәдек.
Абагалар хәзер чәчәк атмый,
Соңгы чәчәк булган,күрәсең.
Бу якларга чәчәк өчен кайтмыйм,
Сине генә килә күрәсем...
Чәчләремне җилләр туздырганда
Синең куллар булып тоела.
Кайтуыма өметләрем өзек-
Юлларыма яфрак коела.
Әллә инде серле ул чәчәкне
Үзең генә килеп өздеңме?
Җил дигәнем синең куллар булып,
Үзең күренмичә калдыңмы?
... еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2