Кыз җыры
Гайфулла Абзалов көе Әхмәт Гадел сүзләре
Күзләремә бакты ярым: —
Яр, — диде, —
Сиңа гына әйтер сүзем
Бар, — диде.
Иреннәрең синең, ярым,
Бал, — диде.
Хәтеремнән һич китмисең,
Яр! — диде.
Балым минем,татлым минем
Яр,-диде.
Күңелемдә хис учактай
Яр! — диде.
Инде нишлим синсез җирдә,
Яр! — диде.
Аем минем син, кояшым,
Яр! — диде.
Янам, янам, сызланам мин —
Сөю — янам.
Ярым, ярым мәрхәмәтле
Бул син — аман!
Яндырды да,
Көйдерде дә
Яр мине.
Алдырды да,
Калдырды да
Яр мине.
Инде нишлим синсез җирдә,
Яр! — диде.
Аем минем син, кояшым,
Яр! — диде.
Балым минем,татлым минем
Яр,-диде.
Күңелемдә хис учактай
Яр! — диде.
Инде нишлим синсез җирдә,
Яр! — диде.
Аем минем син, кояшым,
Яр! — диде.
Янам, янам, сызланам мин —
Сөю — янам.
Ярым, ярым мәрхәмәтле
Бул син — аман!
Абзалов Гайфулла еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1