Кала урамнары, кала бураннары
Синсезлеккә чама куямы?
Җәйләр үттемени, көзләр үттемени?
Салкын-шуны гына тоямын...
Урын тапмый күңел,бу юксыну түгел,
Хатирәләр җиңел суласын.
Үткәннәргә кайтам, мин өшегән чакта
Син җан җылың өргән булгансың...
Кала урамнары,кала бураннары,
Кала ятим булып кышы да.
Синнән башка узган һәр мизгелем тозак,
Һәрбер көнем салкын кыш миңа.
Автор еще тексты
Другие названия этого текста
- Автор - Жан жылысы (0)
- Филюс Кахиров - Җан Җылысы (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1