Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Автор: Шамил Шәрипов көе, Зилә Зөлкарнаева сүзләре - Яннарымда кал әле. | Текст песни

Яннарымда гына кал әле.

1. Җибәрәсем килми сине
Никтер янымнан.
Сөю уты әллә шулай
Көчле кабынган.
Яратам дип әйтә йөрәк
Бары сиңа гына.
Бәгырькәем, бәхеткәем
Кал янымда гына.

Кушымта:
Йомшак, назлы кулларыңны
Иңнәремә сал әле.
Зинһар өчен ялгыз итмә
Яннарымда гына кал әле.

2. Күрәсеңме күпме йолдыз
Күктә кабынган.
Минем күңел сине генә
Өзлеп сагынган.
Җаннарымда, җырларымда
Син генә кадерлем.
Мәхәббәтнең кайнарлыгын
Тойыйк бәгырем.

3. Сизәсеңме йөрәгемнең
Дөрләп янганын.
Күзләремнең – күзләреңә
Сирпеп алганын.
Синдәйләрне күпме эзләсәм дә
Һичкайдан табалмамын.
Ходай биргән мәхәббәткә
Мәңге тугъры калырмын.


Автор: Шамил Шәрипов көе, Зилә Зөлкарнаева сүзләре еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1