Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

А.Галимов. - Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә. | Текст песни

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә

Булат Юнысов көе һәм сүзләре

Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар,
Күңелләргә кергән көз моңы.
Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар,
Дөнья мәшәкате өй тулы.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә.
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

«Алда әле безнең сөю таңы», — диеп,
Өметләндермәче, кунелем.
Нигә кирәк инде, соңлап килгән бәхет.
Түзә алмас кебек йөрәгем.

Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып,
Ул сөюдэ янды, атылды.
Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк:
«Йә, Ходаем, бирче сабырлык».

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-