Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Адилә Сәлахова - Энҗе бөртек (И. Нугуманов көе, А. Сәлахова сүз.) | Текст песни

Энҗе бөртек.
Ильдар Ногманов көе Алсинә Сәлахова сүзләре

Энҗе бөртек, энҗе бөртек,
Битләремнән үпмә син.
Бәхетем көнләшеп синнән
Мине ялгыз итмәсен.

Карлар ява, карлар ява,
Юлларымны күммәсен.
Бу дөньяда яратканнар
Берсен-берсе эзләсен.

Салкыны да, бураны да,
Булыр да үтәр әле.
Яратканнар ни булса да
Бәхетен көтәр әле.

Карлар ява, карлар ява,
Юлларымны күммәсен.
Бу дөньяда яратканнар
Берсен-берсе эзләсен.

Энҗе бөртек битләремә
Кунасың да эрисең.
Кем өчен өзелгәнемне
Әле син дә белмисең.

Карлар ява, карлар ява,
Юлларымны күммәсен.
Бу дөньяда яратканнар
Берсен-берсе эзләсен.

Адилә Сәлахова еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-