Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Адис и Миля Маликовы - Яна ел | Текст песни

Узып бара елның соң минутлары,
Бар дөньяда балкый яңа ел утлары
Балаларның бәхетле йөзләре сабый чакны искә төшерә,
Әйтерсең кабат кайттым балачак иленә.

ПРИПЕВ:
Яңа ел, яңа өмет, шатлык, яңа бәхет килә,
Каршы алыйк, әйдәгез бергә, бергә, дуслар, бергә,
Кар кызы бәхеттә кыш бабай да,
Шаулап-гөрләп бәйрәм итә бар да,
Хыяллар чынга ашар шушы сихри төндә.

Чыршыда мең төсле утлар балкый, яна,
Ай-кояштан очкын, күктән йолдыз яуа,
Тотынышып, дуслар, кулны кулга,
Ак бәхетләр телик барсына,
Яңа елга язсын бергә аяк басарга.

ПРИПЕВ: (повтор)

Яңа елда бездән теләк,
Бәхет-шатлык булсын күбрәк,
Чынга ашсын бар хыяллар,
Кайгы-хәсрәт үтсен читләп.
Елмаегыз-шатланыгыз,
Иске елга калсын узган,
Бәйрәм итик бергә-бергә,
Өр-яңа ел белән, дуслар!

ПРИПЕВ : (повтор)

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-