Туган ягыма
Нәзирә Яппарова көе һәм сүзләре
Әкрен генә искән таң җилләре белән,
Алтын кояш нуры уяна.
Җаным шифа алып,күңелем тынычланып,
Ильһам чишмәсендә коена.
Бормалы юлларым,куе урманнарым,
Мәгърүр биек-биек тауларым.
Сезгә булган иң мөкатдәс хисләремне
Җырларыма кушып җырлармын.
Ризыккаең ерак,диеп язмышкаем
Алып китсәң газиз ягымнан.
Мәхрүм итмә мине туган якларымның
Курай-тальяннарың моңыннан.
Азат Вахитов еще тексты
Другие названия этого текста
- Азат Вахитов - Туган ягыма (0)
- Ильмир Исмагилов - Туган Ягыма (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1