Җәлил ариясе
Сау бул, Казан,
Сау бул, туган илем,
Сау бул ямле Идел ярлары!
Синдә акты минем беренче кат
Яшлегемнен якты чаклары.
Сау бул, Казан!
Сау бул, Казан!
Сау бул, сау бул!
Китәм еракларга,
Ил чакырган изге көрәшкә.
Алып китәм синең сурәтеңне
Сине сөеп типкән йөрәктә.
Алып китәм утлы күкрәгемдә
Сиңа биргән изге антымны:
Сакларга дип газиз илемне,
Якларга дип бөек халкымны.
Мин онытмам сине юлда, утта,
Егылып калсам соңгы минутта,
Тик калмасын үкенеч, соңгы үкенеч, –
Үз юлыңны, илем, онытма!
Сау бул, Казан!
Сау бул, Казан!
Азат Габбасов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2