Кушымта: Без татарлар җырлы-моңлы халык, Эшчән халык-диндар-иманлы. Без Тукайлы халык, без Сәйдәшле, Фәридәле халык, Илhамлы. Без Дәрдмәндле халык, Кол Галиле, Без Хәйдәрле халык,Зөhрәле. Батыршалы халык, Канзафарлы, Минтимерле халык, Җәлилле!
Кайда юк соң безнең татар моңы, Татарлар юк-кайсы тарафта. Татар яши ерак Америка, Австралия,Алман, Фин илендә, Япония-ерак Кытайда.
Без бит - татар, моңлы карурманлы, Әллүкиле, бөек халык без. Зур табында,дәртле сабантуйда, Көрәшләрдә, сугыш-алышларда, Без бит, җыр-моң белән көчлебез!