Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Азат Зартдинов - Сандугачым-былбылым | Текст песни

Тал арасы, тал арасы,
Талда былбыл баласы.
Сагынганда яннарыңа
Очып кына барасы.

Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.

Сокланасы, таң каласы:
Талларда таң карасы.
Сагынганда тыным белән
Тартып кына аласы.

Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.

Тал арасы, таң карасы,
Миндә йөрәк ярасы.
Икәүләшеп табаекчы,
Кавышулар чарасын.

Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.

Другие названия этого текста
  • Энже Ибрагимова - Сандугачым - былбылым (татар халык жыры) (0)
  • Римма Ибраһимова - Сандугачым-былбылым, халык җыры (0)
  • Саф Хислэр - Сандугачым-былбылым (0)
  • Римма Ибраhимова - Сандугачым былбылым (0)
  • Азат Зартдинов - Сандугачым-былбылым (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-