Мин сине язларда, көзләрдә эзләмәдем,
Мин сине кышларда, җәйләрдә күзләмәдем.
Эзләдем бар җанымнан,
Йөрәгем ялкыныннан.
Килерсең диеп, көн дә
Төннәрен көттем сине,җаным.
Мәхәббәтем минем,
Саф сөюең синең
Дәште мине үзенә.
Мәхәббәтем минем,
Ялкынлы сөюең,
Дөрлисең бит син үзең дә.
Мәхәббәтем минем,
Йөрәгем түрендә
Чәчәк атты гөлләрем.
Мәхәббәтем минем,
Якыным-кадерлем,
Янып-өзелеп сөйгәнем.
Кышларда, язларда
Барладым эзләреңне.
Өзелеп сөюдән
Кабатлыйм сүзләреңне.
Синсез мин яши алмам,
Бер мизгел дә торалмам.
Син диеп, утка-суга
Һәрчак керергә әзер мин, җаным.
Мин сине йолдыздан,
Айдан да күзләмәдем.
Мин сине таулардан,
Диңгездән эзләмәдем.
Эзләдем йөрәгемнән,
Иң якты хисләремнән,
Гомерем буе, шашып,
Сине, тик сине сөям мин, җаным.
Азат Каримов и Алина Каримова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2