Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Азат Фазлыев - Мәхәббәт учагы | Текст песни

Мәхәббәт ул янган учак кебек,
Яки поскып ята, я дөрли.
Җилдән нәни учак сүнеп кала,
Ә олысы яна ут үрли.

Мәхәббәт туарга мөмкин бер караштан.
Анысы булыр шашкын, көйдергеч.
Сабырлыктан туса, ул соклангыч,
Нәфис, назлы, җаннар сөйдергеч.

Үрли ялкын йөрәк, уттай яна -
Дөньяга мәхәббәт ярала.
Гомере аның озын булсын өчен
Парлардан сабырлык сорала.

Мәхәббәт туарга мөмкин бер караштан.
Анысы булыр шашкан, көйдергеч.
Сабырлыктан туса, ул соклангыч,
Нәфис, назлы, җаннар сөйдергеч.

Ходай язсын иде бу дөньяда
Бар кешегә өзелеп сөяр яр.
Җан сөйгәннәр җанны көйдермәсен,
Гомер азагына бергә бар.

Мәхәббәт туарга мөмкин бер караштан.
Анысы булыр шашкан, көйдергеч.
Сабырлыктан туса, ул соклангыч,
Нәфис, назлы, җаннар сөйдергеч.

Другие названия этого текста
  • Азат Фазлыев - Мэхэббэт учагы (1)
  • Азат Фазлыев - Мәхәббәт учагы (0)
  • Азат Фазлыев - Мэхэббэт (0)
  • Азат Фазлыев - Мэхэббэтем (0)
  • Азат Фазлыев - Мәһәббәт учагы (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-