Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып калсын, дип.
Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,
Пар чиләгем тизрәк тулсынга.
Без сөябез, җаный, яр булсынга,
Без йөрмибез вакыт узсынга.
Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә,
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә.
Аида Гарифуллина https://vk.com/aidagarifullina
Аида Гарифуллина еще тексты
Другие названия этого текста
- Аида Гарифуллина - Җидегән чишмә (Родники) (С.Садыкова, Г.Баширов) (0)
- Аида Гарифуллина - Җидегән чишмә. С. Садыкова көе, Г. Баширов сүз. (0)
- Аида Гарифуллина - (0)
- Аида Гарифуллина - Җидегән чишмә(С.Садыкова, Г.Баширов) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2