1)Бездә биек таулар бар ла, Тау астында таллар бар; Талда яфрак, миндә сагыну, Сездә нинди хәлләр бар?
2)Тау астында салкын чишмә. Агып төшә улакка; Сагынуымны әйтер идем, Җил дә исми ул якка.
Алмалар өзәр идем лә, Бауларга тезәр идем; Янмаса бу йөрәккәем, Сагынуга түзәр идем.
4)Салкын чишмә буйларында Атлар эчерсәң иде; Туган-үскән илләреңдә Гомер кичерсәң иде
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1