Миләш ачы,диләр,миләш ачы,
Ә мин таптым иң-иң татлысын.
Тик салкыннан саклый алырмынмы,
Әйтә алмыйм менә анысын.
Миләш ачы,ничек шулай булгач,
Ник башкасы үскән юлымда?
Менә ич ул, үреләсе генә,
Һәм тәгәрәр ике кулыма.
Миләш ачы, диләр-бәхәсләшмим,
Һәм бу миләш миңа тиешле.
Әмма гафу-ихтыярым җитми
Өзәргә бу татлы җимешне.
Айгөл Сагынбаева еще тексты
Другие названия этого текста
- Айгөл Сагынбаева - Ачы миләш (Р.Мөхәммәтшин сүз.) (0)
- Айгөл Сагынбаева - Ачы миләш (Рүзәл Мөхәммәтшин сүзләре, Шамил Шарипов музыкасы)) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1