1.Бер үп мине, үп син мине, онытылып үп әле. Калсын минем иреннәрдә - иреннәреңнең тәме. Кара минем күзләремә, тутырып син бер кара, Мәхәббәтем чирләреннән, йөрәгемә бул дәва.
Яндыр мине, көйдер мине, алып син кочагыңа, Пешер йөрәгеңдә янган син кайнар утларыңда. Ярат мине, назла мине, сөю бир җаннарыма. Сагындырдың, дигән булып, кил син, кил яннарыма.