Очраттым да сине гашыйк булдым,
Гомерлек яр булдың үземә.
Сокланыплар һаман туя алмыйм,
Ай-кояштай нурлы йөзеңә.
Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә
Мин бәхетле сине очратканга,
Ходаема мең-мең рәхмәтле.
Бары синең генә янәшәңдә,
Таптым мин бит олы бәхетне.
Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә
Күңелемнең нурлы кояшы син,
Гомеремнең тугры юлдашы.
Саф мәхәббәт, тигезлектә булсын,
Бәхетләргә илткән юл башы.
Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә
Айгиз Ахметов еще тексты
Другие названия этого текста
- Айгиз Ахметов - Язмышны бәйләдек гомергә (Г.Шакирова суз.) (0)
- Айгиз Ахметов - Язмышны бәйләдек гомергә (Эльвира Хаматнурова- Гулнара Шаймухаметова) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1