Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айгөл Бариева - Бәхилләшми, әнкәй, ник киттең? | Текст песни

Р.Вәлиева сүз.

Еракларга киттем, сине үксез иттем,
Ничә айлар ялгыз интектең.
Шулкадәрле көткәч, кызың кайтып җиткәч,
Бәхилләшми,әнкәй, ник киттең?

"Бәбкәм кайткан",-диеп, иңнәремнән сөеп,
Хәлләремне инде кем сорар?
Ярым җиргә посып, үзең төсле моңсу
Ялгыз йортың тып-тын утыра.

Тирә-якны күзлим, төсләреңне эзлим,
Тик юк инде, алар югалган.
Йөргән эзләреңдә, язган сүзләреңдә
Җан әрнеткеч сагыш-моң калган.

Юанычлар булып, сагынулар тулы
Хатларым ник сирәк килде икән?
Салкын кышларыңда, озын кичләреңдә
Хәлләреңне кемнәр белде икән?

Кулларымда минем сагышлардан синең
Күз яшьләрең тамган хатларың.
Үкенечләр тулы синең соңгы юлың
Ниләр белән генә аклармын?..


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-