Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айгөл Бариева - Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә | Текст песни

Син булсаң да янәшәмдә, булмасаң да,
Үтә икән гомеркәйләр, барыбер үтә.
Кайвакытта бик бәхетле булыр өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.

Килсәң дә син яннарыма, килмәсәң дә,
Көтә икән күңелкәйләр, барыбер көтә.
Җаннардагы сагышларны басар өчен,
Җир йөзендә барлыгыңны җитә.

Көтсәң дә син килүемне, көтмәсәң дә,
Мин атлыйсы барыбер сиңа илтә.
Йөрәктәге сөю утын саклар өчен,
Җир йөзендә барлыгыңны беоү җитә.
Кайвакытта бик бәхетле булу өчен,
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.
Җаннардагы сагышларны басар өчен,
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.
Йөрәктәге сөю утын саклар өчен,
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-