Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айгөл Габдуллина - Аккан сулар булып | Текст песни

1. Күк йөзеннән йолдыз күзләдем,
Сөйгәнемне һаман эзләдем.
Яланнарда язлар исе, чәчәкләрдә кояш төсе,
Тик сагышлы иде йөзләрем.

Кушымта: Аккан сулар булып, яуган карлар булып
Сибелдең син тормышымның юлларына.
Җанга өмет биреп, нурлы хисләр сибеп,
Сөю утын салдың минем кулларыма.

2.Болытта да нур бар эзләсәң,
Үләндә дә гөл бар күзләсәң.
Сөю назларына тула, тормышың бәхетле була,
Өметеңне әгәр өзмәсәң.

Кушымта:шул ук.

3.Ялгыз гына атлаганда тормышта,
Бүләк алдым бүген язмыштан.
Күңел җырлый бары пар булганда,
Җанга сөю тулганда.

Кушымта:шул ук. (2 кабат)

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-