Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айгөл Сагынбаева - Син килмәдең | Текст песни

Бүген көттем, тагын килмәдең син,
Син бит минем тәүге бәхетем.
Сөюемә җавап табалмыйча,
Өзеләдер соңгы өметем.

Үзең бит син, яннарыма килеп,
Бар җаныңны биреп яраттың.
Бүген килеп, күрми үтеп киттең,
Хисләремне җилгә тараттың.

Очрашканда сүзсез караш белән
Моңсу күзләр аңлар бер-берсен.
Ятлар назын кабул итәр микән
Сөю назын көткән йөрәгем?

Мин югалмам, синсез яши алам,
Онытырмын синең исемеңне.
Аккан сулар, юып эзләреңне,
Алып китәр минем хисемне.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-