Урманнарда йөрдем иркен сулап,
Бигрәк хуш исле нарат ылысы. -2р
Йөрәк яраларын төзәтәдер
Күз карашкайларыңның җылысы. – 2р
Урманнарда йөрдем җәйге таңда,
Басылмасмы дип сагыш күңелемдә.-2р
Төннәрен яктырткан ай шикелле
Булсаң иде язмышым күңелендә.-2р
Урманнарда йөрдем бер ялгызым,
Баласын җуйган болан эзеннән.-2р
Башларым әйләнеп китте кинәт,
Башканы сөям дигән сүзеңә.-2р
Айгөл Сагынбаева еще тексты
Другие названия этого текста
- Айгөл Сагынбаева - Урманнарда йөрдем (1)
- Айгөл Сагынбаева - Урманнарда йөрдем К Х Ж (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1