Тал бөреле, тал бөреле,
Тал бөреле була ул.
Җан яраткан, күңел тарткан
Яр бер генә була ул.
Бәгырем, диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына;
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.
Иркәм, кара күзләреңне
Тагын бер күрсәм иде.
Син дә, бәгърем, минем кебек
Өзелеп сөйсәң иде.
Бәгырем, диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына;
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.
Матур итеп карап тора
Синең кара күзләрең.
Йөрәгемә ут салдылар
Сөям дигән сүзләрең.
Бәгырем, диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына;
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.
Другие названия этого текста
- Айгөль Сагынбаева - Бәгырем, диәрмен ( татар халык җыры ) (0)
- Рөстәм-Ринат - Бәгърем диярмең (0)
- Айгөль Сагынбаева - Бәгырем, диярмен ( татар халык җыры ) (0)
- Айгөл Сагынбаева - Бәгырем, диәрмен ( татар халык җыры ) (0)
- Айгөль Сагынбаева - Бәгырем, диәрмен ( татар халык җыры ) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3