Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айгол Бариева - Араларда еллар - киртэлэр | Текст песни

Фуат Әбүбәкеров көе Әмир Камалиев сүзләре

Бергәләшеп йөргән сукмаклардан
Ялгыз гына кайтып киләмен.
Син яраткан чәчәкләрне җыеп,
Такыялар үреп киямен.

Ап-ак ромашкалар — мәхәббәтең,
Сары төнбоеклар — синең сагышың.
Миләүшәләр — миңа хыянәтең,
Кыңгырау гөл — көлгән тавышың.

Кире очрашырга юллар ябык,
Араларда еллар — киртәләр.
Юллар сине һаман миннән читкә
Ераккарак алып китәләр.

Ап-ак ромашкалар — мәхәббәтең,
Сары төнбоеклар — синең сагышың.
Миләүшәләр — миңа хыянәтең,
Кыңгырау гөл — көлгән тавышың.

Сандугачлар парлап оя корган,
Тик мин генә ялгыз, юк оям.
Суга иелеп үскән талга бәрелеп,
Агып китте ялгыз такыям.

Ап-ак ромашкалар — мәхәббәтең,
Сары төнбоеклар — синең сагышың.
Миләүшәләр — миңа хыянәтең,
Кыңгырау гөл — көлгән тавышың.




Айгол Бариева еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-