http://vk.com/tat_folk
Урманнарга барган чакта
Адаштым юлларымны;
Күңелем йомшак, елармын, дип,
Бирмәдем кулларымны.
Сикердем читәннәрен лә,
Йөгердем, җитәлмәдем;
Ни булды икән телләремә —
Сау бул, дип әйтәлмәдем.
Өй артындагы талларны
Яратмасаң, кисәрсең;
Мин сагынсам, тәрәз ачам,
Син җил булып исәрсең.
Айдар Габдинов еще тексты
Другие названия этого текста
- Айдар Габдинов - Озату (0)
- Җырлый:Андрей Антонов (1905.05.05.-1994.09.04)... - <<Озату>>... Язма:6 июль, 1967 елгы... (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1