Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫ Айдар Галимов hэм Назира Яппарова - Туйлар горли | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Туйлар гөрли! Менә бәйрәм бүген
Ике гашыйк ярлар кавышкан.
- Мин яратам сине бердәнберем!
- Мин яратам сине җанашым!
- диеп алмашалар балдакларны
Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр.
Пар балдаклар кигән яшь парларны
Туганнары тәбрик итәләр.

Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк
Пар аккошлар йөзгән күл кебек!
Ихластан сөегез бер-берегезне
Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!

Туйлар үтәр, яңа таңнар атар,
Көннәрнең дә булыр төрлесе.
Киләчәк буынга тормышыгыз,
Булсын матур гаилә өлгесе!
- Мин сине!
- Мин сине ташламам, - дип
Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр.
Пар балдаклар кигән яшь парларны
Туганнары тәбрик итәләр!

Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк
Пар аккошлар йөзгән күл кебек!
Ихластан сөегез бер-берегезне
Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!


Другие названия этого текста
  • ♫ Айдар Галимов hэм Назира Яппарова - Туйлар горли (1)
  • Айдар Галимов и Назира Яппарова - Туйлар горли (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-