Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Ак хыяллар | Текст песни

Песня представлена сообществом "Иң шәп татарча җырлар"
Нәфисә Сабирҗанова сүзләре, Зиннур Сафиуллин көе.

Мин яраткан карлар ява бүген,
Мин туган кыш килде быел да.
Гомер узган саен туган көннәр
Күңелле дә икән, кыен да.

Кушымта:

Элекедәй булмас бер нәрсә дә,
Элекедәй түгел беркем дә.
Ак хыяллар бүләк ит син миңа
Карлар яуган шушы бер көндә.

Мин яраткан карлар ява бүген,
Саклый кебек безне өшүдән.
Шул карларга ияреп уйный уйлар
Үткәннәрне искә төшерәм.

Мин яраткан карлар ява бүген,
Күмеп безнең салган эзләрне.
Әйткән сүзләреңә елмайсам да,
Дымландыра һаман күзләрне.

Айдар Галимов еще тексты


Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
    Нет видео
    -