Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Ак хыяллар. Нафиса Сабиржанова сузе, Зиннур Сафиуллин кое. | Текст песни

Ак хыяллар
Нәфисә Сабирҗанова сүзләре,
Зиннур Сафиуллин музыкасы.

1. Мин яраткан карлар ява бүген,
Мин туган кыш килде быел да.
Гомер узган саен туган көннәр
Күңелле дә икән, кыен да.

кушымта:
Элеккедәй булмас бернәрсә дә,
Элеккедәй түгел беркем дә.
Ак хыяллар бүләк ит син миңа
Карлар яуган шушы бер көндә.

2. Мин яраткан карлар ява бүген,
Саклый кебек безне өшүдән.
Шул карларга ияреп уйный уйлар,–
Үткәннәрне искә төшерәм.

3. Мин яраткан карлар ява бүген,
Күмеп безнең салган эзләрне.
Әйткән сүзләреңә елмайсам да,
Дымландыра һаман күзләрне.





Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-