Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Аның моңы | Текст песни

Мин әткәйнең гармун уйнаганын
Еш ишетәм соңгы араларда.
Аның моңы тула күптән инде
Төзәлгән дип йөргән яраларга.

Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын.
Бик беләсем килә шул гармунын
Уйнаганда ниләр уйлаганын.

Әткәй дә юк, инде гармун да юк,
Тик моңнары калды сагынырга.
Ничә еллар инде сүрелмичә,
Шул моң яши миндә сабыр гына.

Оныта алмыйм һаман мин әткәйнең
Соңгы тапкыр уйнап җырлаганын.
Тик сүзләрен искә төшерә алмыйм.
Ни хакында иде җыры аның?

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-