Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫ Айдар Галимов & Араз - Моннар кайтсын авылга (mix) | Текст песни

Авыл киче. Тасмалардан
Әй агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар.

Авыл киче. Ник соң моңсу?
Күңелем буш ник шулай?!
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Йөрәкләргә очкын салып,
Гармунымда уйныймын.
Авылыма монңар биреп,
Урамнарны буйлыймын.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр,
Гармун моңга сусаган.
Сөю булып монңар кайтсын
Авылыма янадан.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
Яшьлегемне сагынам.


Другие названия этого текста
  • ♫ Айдар Галимов & Араз - Моннар кайтсын авылга (mix) (0)
  • ♫ Айдар Галимов & Араш - Моннар кайтсын авылга (mix) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-