Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йорәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.
Кушымта
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.
Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.
Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.
☜♡☞Айдар Галимов и Вероника Кузнецова еще тексты
Другие названия этого текста
- Айдар Галимов - Мин синен гомерен буенда (1)
- ♫ Айдар Галимов. - Син минем жанымнын яртысы. (1)
- ☜♡☞Айдар Галимов и Вероника Кузнецова - Син минем җанымның яртысы☜♡☞ (0)
- Aydar Ğalim - Sin minem canımnıñ yartısı (minus) (0)
- А. Галимов В.Кузнецова - Син минем җанымның яртысы (0)
- Айдар Галимов - Син минем жанымның яртысы (минус-оригинал) (0)
- Айназ Хасбиев - Син минем жанымнын яртысы (минус-оригинал) (0)
- Айдар Галимов - Син минем җанымның яртысы (минус-оригинал) (0)
- Айдар Галимов - Син минем жанымнын яртысы (минус) (0)
- Айдар Галимов - Син минем жанымнын яртысы (минус-оригинал) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1