Туйлар гөрли! Менә бәйрәм бүген
Ике гашыйк ярлар кавышкан.
- Мин яратам сине бердәнберем!
- Мин яратам сине җанашым!
- диеп алмашалар балдакларны
Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр.
Пар балдаклар кигән яшь парларны
Туганнары тәбрик итәләр.
Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк
Пар аккошлар йөзгән күл кебек!
Ихластан сөегез бер-берегезне
Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!
Туйлар үтәр, яңа таңнар атар,
Көннәрнең дә булыр төрлесе.
Киләчәк буынга тормышыгыз,
Булсын матур гаилә өлгесе!
- Мин сине!
- Мин сине ташламам, - дип
Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр.
Пар балдаклар кигән яшь парларны
Туганнары тәбрик итәләр!
Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк
Пар аккошлар йөзгән күл кебек!
Ихластан сөегез бер-берегезне
Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!
Айдар Галимов и Назира Яппарова еще тексты
Другие названия этого текста
- ♫ Айдар Галимов hэм Назира Яппарова - Туйлар горли (1)
- Айдар Галимов и Назира Яппарова - Туйлар горли (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1