Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Кайда син гармун? (минус) | Текст песни

Кайда син, гармун?

Зөфәр Хәйретдинов көе
Харрас Әюп сүзләре

Чыңладың гармун, моңландың гармун,
Айлы кичләрдә тынмадың гармун.
Үз итеп кенә сөйләдең безгә,
Шул моңга кушып шатлыгың, зарың.

Әйтергә безгә оныттың бугай,
Бу җирдә әле аерылу барын.
Ялгар иден син өзелгән моңнан
Кайда син гармун, кайда син гармун?

Кичләр дә җитә, айлар да калка,
Сагынып сине дуслар да кайта.
Тик ятим күңел, өзелә үзәк,
Яшьлек сердәше гармуннан башка.

Язмышлар язган ачы сагышны,
Таратыр иде синең тавышын.
Ник моңлы көйдән аерылды юллар,
Кайда син гармун, кайда син гармун?

Чыңласын гармун, моңлансын гармун,
Айлы кичләрдә тынмасын гармун.
Ярлар табылсын, парлар кавышсын,
Кайда син гармун, кайда син гармун?


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • Анис Нурисламов. "Такмаклар" Анис Нурисламов. "Такмаклар"
    Айдар Галимов. Кайда син, гармун - Duration: 4:01. by Yakamoz 771 views. 4: 01. Play next; Play now ...