Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Кем төзәтер язмыш ялгышын | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Кем төзәтер язмыш ялгышын

Бер-беребезгә насыйп яр идек без,
Аерды шул ачы язмышлар.
Ник моңсызлар өчен дөньялар киң,
Ник гашыйклар өчен дөнья тар.

Ташлап киттең мине, ялгыз иттең мине,
Кем төзәтер язмыш ялгышын.
Тәкъдир каләмнәре миндә булса әгәр,
Болай язмас идем язмышны.

Ай югалды, якты кояш сүнде.
Күкләр елый миңа кушылып.
Ай кояшлы бәхет күкләренең,
Җиде каты төште ишелеп.

Язмышлардан узмыш бар диләр дә,
Синсез дөньям, дөнья түгел лә.
Беренче һәм соңгы мәхәббәтем,
Рәсемеңә яшем түгелә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-