Күптән түгел бүләк иткән идең
Бәхет гөле – хуш исле кызыл розалар.
\"Яратам!\" – дип әйтмәсәң дә беләм:
Сөю билгеләре бит алар,
Сөю билгеләре бит алар.
Кызыл розалар, кызыл розалар,
Кызыл розалар – сөю гөлләре,
Кызыл розалар, кызыл розалар –
Күңелләремнең кайнар хисләре.
Тик озакка җитсен мәхәббәтең,
Сулмасыннар бәхет гөлләрең.
Кемнәр генә сезгә сокланмый,
Сөю гөле, бәхет гөле – кызыл розалар,
Тик гөлләрең чәнечкеләр генә саклый,
Сузылмасын өчен ят куллар,
Сузылмасын өчен ят куллар.
Кызыл розалар, кызыл розалар,
Кызыл розалар – сөю гөлләре,
Кызыл розалар, кызыл розалар –
Күңелләремнең кайнар хисләре.
Тик озакка җитсен мәхәббәтең,
Сулмасыннар бәхет гөлләрең.
Другие названия этого текста
- Айдар Галимов - Кызыл розалар(-) (2)
- Айдар Галимов - Кызыл розалар(минус) (0)
- Айдар Галимов - Кызыл розалар(У.Рашитов кое) (0)
- Айдар Галимов - "Кызыл розалар"Гөлнара Рәшитова сүзләре (0)
- Татарские песни - Кызыл розалар (0)
- Айдар Галимов - Кызыл розалар (Красная роза) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 7