Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов һәм Гөлнара Хәсәнова - Аймылыш язмышлар | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Ләйсән Кәшфи сүзләре
Гөлнара Хәсәнова көе

Яшьлекнең язында очраштык, таныштык,
Табыштык – аккоштай тиң ярлар.
Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык,
Аерды яшенле яңгырлар.

Кушымта:
Аймылыш язмышлар,
Юлларда ялгышлар.
Син мине, мин сине тапмадым.
Ә уйлар гел бергә,
Гамь биреп гомергә,
Яшьлекнең назларын саклады.

Гомерләр юлында очраштык без тагын
Яшьлеккә бер адым, бер адым.
Эйтерсең, үлчәдек шул адым арасын,
Син җиргә, мин күккә карадым.

Җир белән күк кебек якын без, ерак без
Эйтерсең, кояш бар арада.
Ул күктән елмаеп ләйсәнле нур сибә
Яшеннәр көйдергән ярага.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-