Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Моряк җыры | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Моряк җыры

У. Рәшитов көе,
В. Акбашев сүзләре.

“Диңгеземдә - дөньям”, - дигән моряк
Хыялланып җирен сагынган,
Акчарлаклар түгел күңелендә,
Җанкаена тургай кагылган.

Кушымта:
Җилкәйләрем, җилкәйләрем,
Җигелегез җилкәнгә.
Бер хыялый адашкан
Күңеле диңгезендә,
Коткарыгыз, батмасын
Сагыш далаларында,
Кайтсын, кайтсын, кире кайтсын
Хыял болыннарына.

Кайда соң син, җирем - газиз илем?
Кайда урман, кояш баеган?
Күзем йомып сагышларга батсам.
Җил искәндәй миләш-каеннан.

Алдамыйк без, дуслар, күңелләрне,
Алыштырмыйк җирне диңгезгә.
Кошлар җаны күктә, балык - суда,
Кешенеке булыр җирендә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-