Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫ Айдар Галимов - Сейэле Шафран | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Яшьлегемнең бары тик бер язы
Синдә калды, чияле Шафран.
Ап-ак чия чәчкәләрен күреп
Ачылыр кабат йөрәк ярам.

Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия
Шафранны күмеп нурга, ямьгә.
Тулып таша хисләр айлы кичтә
Күңелемне төреп моңга, назга.

Шафран чияләре коя чәчкә
Төймәләнә инде җимешкә.
Яшьлек үтте, үтте кайтмаска дип
Күмеп чәчләремне көмешкә.

Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия
Шафранны күмеп нурга, ямьгә.
Тулып таша хисләр айлы кичтә
Күңелемне төреп моңга, назга.

Ап-ак чия чәчкәләрең синең
Күз алларымда тора һаман
Язлар җитү белән йөрәккәем
Сагына сине, чияле Шафран.

Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия
Шафранны күмеп нурга, ямьгә.
Тулып таша хисләр айлы кичтә
Күңелемне төреп моңга, назга

Другие названия этого текста
  • ♫ Айдар Галимов - Сейэле Шафран (0)
  • А.Галимов - Чияле Шафран. (0)
  • ♫ Айдар Галимов - Чияле Шафран (песня про с. Шафраново Альшеевского р-на) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-