1. Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йорәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.
припев:
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.
2. Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.
припев:
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.
3. Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.
припев:
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.
Айдар Галимов еще тексты
Другие названия этого текста
- Айдар Галимов - син минем жанымнын яртысы -минус -1 (0)
- Айдар Галимов - син минем жанымнын яртысы минус -2 (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2